ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2013 ел
чәршәмбе

Санлы телевидение: берсе китте, икенчесе килә

Берничә атнадан бирле санлы телевидениедә “НТВ”дан кала бернинди каналның да күрсәтмәвеннән зарланып бер ир-ат шалтыратты редакциягә. Укучыбыз моның сәбәбен ачыклавыбызны да сорый.

27
июль, 2013 ел
шимбә
Укучы гардеробында нәрсә булсын? Соңгы вакытта бу мәсьәлә дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителә. Иң мөһиме киемнәрдә социаль һәм дини аерымлыклар чагылмаска, ул психологик уңайлы булырга тиеш. Безнең мәктәпләрдә укучылардан нинди форма таләп ителә? Сорауны уку йортлары җитәкчеләренә юлладык.
Җир йөзендәге үсемлекләр, бөҗәкләр арасында карантинлылары алай ук күп түгел, әмма зыяннары зур. Аларны вакытында ачыклауда һәм бетерүдә контроль һәм даими тикшерүләр ярдәмгә килә. “Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе инспекторлары бүген нәкъ менә орлыкчылык хуҗалыкларындагы, питомниклардагы, дәүләт сорт участокларындагы авыл хуҗалыгы культуралары җирләрен, утыртмаларны тикшерү белән шөгыльләнә дә.

26
июль, 2013 ел
җомга
Шәһәрдә яңа җәелгән брусчатка тротуарлардагы сырлы плитәләргә игътибар иткәнсездер. Алар гади түгел – күз буенча инвалидларга урамнарда ялгыз хәрәкәт итә алу мөмкинлеге бирәләр.
 Эшнең сыйфатын яшәүчеләр бәяли
Шәһәрдәге берьюлы 9 күпкатлы йортта капиталь төзекләндерү җәелдерелгән. Әлеге объектларда эшнең барышы белән без дә кызыксындык.
Быел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы , матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы тарафыннан “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” республика акциясе эшләнде. Максаты – белем бирү учреждениеләре проблемаларына, үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен заманча шартлар тудыруга булыша алырдай кешеләрнең игътибарын җәлеп итү булган бу күркәм гамәлдән буалылар да читтә калмый.

24
июль, 2013 ел
чәршәмбе
Районда терлекләргә кышлык өчен печән, сенаж әзерләү төгәлләнде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Инсаф Сәмигуллин әйтүенчә, хуҗалыклар һава шартлары яшел урак өчен авыр килүгә карамастан, бар мөмкинлекләрне файдалана алганнар.
2 номерлы лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Мөлекованың, өйдән – мәктәпкә, дәрестән – дәрескә ашыгып күпме гомере үткән.

23
июль, 2013 ел
сишәмбе
Ашлык кабул итү предприятиесе яңа уңышның беренче олауларын кабул итте.
Элеватор капкасын беренче булып “Авангард”, “Тахаръял”, “Дружба” һәм “Нива” агрофирмалары автомобильләре  узды.

22
июль, 2013 ел
дүшәмбе
“Республика клиник дәваханәсендә тикшеренү үтәргә, дип мөрәҗәгать иткәч, миңа 20 көнләп көтәргә куштылар. Моның билгеләнгән сроклары бармы икән? 
И. ХАТЫЙПОВ.”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International