ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2013 ел
дүшәмбе
Замана кешесе үз торагын электрсыз, җылыту системасыз, суүткәргечләрсез һәм башка коммуналь хезмәт күрсәтүләрсез күз алдына да китерә алмый. Икенче яктан гражданнар кулланылган хезмәтләр өчен үз вакытында түләргә бурычлы.

20
июль, 2013 ел
шимбә
Су – яшәү чыганагы. Шуңа да кешеләр элек-электән елга-күл буйларына, чишмәләр янәшәсенә урнашканнар. Тора-бара йорт тирәләрендә кое казып, эшне җиңеләйткәннәр. 
Бүген су өйләребездә краннан шаулап ага. Ә менә техника азрак чыгымчылый башлауга, көянтә-чиләк асып, тагын шул кое янына ашыгабыз. Изге урын саналган коеларны, чишмәләрне карап-чистартып тоту исә һәркемнең бурычы.
Агымдагы елның беренче яртысы тәмамланды. Бу чорда районда криминаль торышның ничек үзгәрүе турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлек начальнигы Айрат ХАНБИКОВтан сораштык:

19
июль, 2013 ел
җомга
Районда урып-җыю эшләре көннән-көн алга атлый. Хуҗалыклар бер-бер артлы көзге бодай, борчак, арпа суктыруга керешәләр.
Узган гасырның 80нче елларында һәр хуҗалыкта диярлек кырларны сугару өчен “Фрегат”, “Волжанка” агрегатлары  киң кулланышта иде.
Безнең районда да бу өлкәдә үрнәк мисаллар күп. Бер элеккеге К. Маркс исемендәге хуҗалык мисалында да шуны әйтеп була. Биредә ике авылда да сугару агрегатларыннан нәтиҗәле файдаланып, анда эшләүчеләрнең фидакарьлеге белән, җәен дүртәр тапкыр печән уңышын җыеп ала иделәр. Берничәшәр гектарда бәрәңгегә, суганга һәм бодайга да су сиптерелде. Соңрак, дәүләт тарафыннан ярдәмнең кимүе сәбәпле, хуҗалыкларда алар күздән югала башлады. Саклап калучылар бик сирәк булды.

17
июль, 2013 ел
чәршәмбе
“Авангард” агрофирмасы районда беренчеләрдән булып игеннәрне җыеп суктыруга кереште.
Уракка төшәсе техника күптән әзерләнде. Комбайнчылар махсус укытылды. Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов, район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов һәм мин килгәндә 18 комбайнның барысы да кырда иде.
Шәһәрдә урынсыз “утыручы” гаражларны, сарайларны сүтә башладылар. Киләчәктә әлеге ямьсез, иске корылмаларның берсе да калмаска тиеш.
Сүтү эше  Гагарин урамындагы 11 номерлы йорт янындагы сарайлардан башланды. Аннан шул ук урамның 13, 15 номерлы йортлары янындагы “лабиринтны” күчерәчәкләр. Бу хезмәт “Буа МППЖКХсы”, “Идарәче компания” җәмгыятьләре эшчеләренә йөкләнгән. Аларга шикәр заводы, “Дорсервис” җәмгыяте эшчеләре дә ярдәмгә килә. Ә сүтелгән чүп-чарны кая илтәләр?
Башкаланың “Каенлык” аланында республика Сабантуй бәйрәменең күркәм узуында буалылар өлеше дә бар. 
Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов җитәкчелегендәге делегация иртәнге якта ук аланда иде. Матур монда. Милли бизәлгән өйләр тезелеп киткән. Миңа калса, безнең буаның авыл йорты барысыннан да матур, зәвыклы иде.

15
июль, 2013 ел
дүшәмбе
Июнь аенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының контроль-инспекция бүлегенә Буа районыннан 16 граждан мөрәҗәгать итте. Алар асылда барысы да сәүдә нокталарындагы сыйфатсыз товарга зарлана.

12
июль, 2013 ел
җомга
Районда җылылык сезонына әзерлекне төгәлләү срогы  1 августка билгеләнде. Ә “Буа җылылык челтәрләре” җәмгыяте белгечләре бу срокка ремонт эшләре төгәлләнәчәк, дип ышандыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International